«Сапугольцев утары, 5 литера бинасы» мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкару өчен фәнни-проект документларын әзерләү тәмамланган

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

«Сапугольцев утары, 5 литера бинасы» мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр өчен фәнни-проект документларын әзерләү тәмамланган. Проект дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алды һәм Комитет тарафыннан килештерелде.

Сапугольцев утары – әдәби мирас объекты, ул Казанның тарихи үзәгендә урнашкан һәм авария хәлендә. Искәртеп узабыз, утар берничә коырлмадан тора һәм 2017 елда саклауга куелган. Ул XVIII – ХIХ гасыр башы торак архитектурасының уникаль үрнәге санала. Совет чорында бина фатирлар итеп үзгәртелә. Хәзер биредә кешеләр яшәми, буш калган йортлар акрынлап җимерелә һәм тиз арада реставрацияләү таләп итә.

Бина хуҗасы объектны саклау эшләре өчен фәнни-проект документациясен әзерләүгә заказ бирде.

Фәнни тикшеренүләрнең тулы комплексы уздырылган. Шул исәптән, тарихи-архив, библиографик, архитектура, инженер-техник.  Мәсәлән, зондажлар нигезендә объектның төрле фрагментларында кирпеч кладканы датацияләделәр, югалту урыннарын, фасадларның колористик чишелешләрен билгеләделәр.

Тикшеренү эше материаллары объектның төп характеристикалары, төзелеш тарихы, үзгәрешләр турында күзаллау бирә. Проект реставрация этапларын һәм бинаның алга таба файдаланышын билгели.

Проект дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алды һәм февральдә Комитет тарафыннан килештерелде.

Киләсе этап - авариягә каршы һәм реставрация эшләре алып бару.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International