Бүгенге көндә республиканың алты районы территориясендә урнашкан, торышы канәгатьләнерлек булмаган 8 мәдәни мирас объекты сатуга куелган.
Операторы ДОМ.РФ ГАҖ булган «Объект өчен 1 сум» федераль программасы буенча инвесторлар сатып алырга мөмкин:
· Чистайның Вахитов урамындагы өч торак йорт;
· Алабугада «Сәүдәгәр Стахеев йорты»;
· Зәй районы Төги авылында элеккеге земство мәктәбе бинасы;
· Нурлат районының Чулпан авылында земство хастаханәсенең тарихи бинасы;
· һәм башка объектлар.
Бу хакта бүген ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Гөлия Камалетдинова «Россия 24 Татарстан» телеканалы алып баручысы Гүзәл Зәйнакова белән әңгәмәдә сөйләде.
Әңгәмә барышында «Объект өчен 1 сум» федераль программасы шартлары, инвестор булу һәм ташламалы бәядән тарихи объектны сатып алу турында сүз чыкты.
«Россия 24 Татарстан» телеканалында тапшыру бүген, 30 июльдә, 17:30 һәм 21:00 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтеләчәк.