Хәзерге вакытта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты урнашкан «Дротоевский йорты» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектына яшь казанлылар – булачак IT-белгечләр килде.
Балалар җәйге профильле лагерьда каникулларын файдалы үткәрәләр: аларның расписаниесендә IT-дисциплиналар буенча дәресләр генә түгел, ә мәдәни программа да каралган. Экскурсия вакытында укучылар борынгы утар тарихы, аның элеккеге хуҗалары – алпавыт һәм титуляр киңәшче Александр Григорьевич Дротоевский һәм чәй сатучы Иосиф Яковлевич Молотков турында белделәр.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре «Дротоевский йорты» мисалында республикада тарихи биналарны торгызу буенча эш алып барылуын күрсәттеләр. Археологларның үз эшчәнлекләре турында сөйләгәннәре балаларда аеруча кызыксыну уятты.
Комитет даими рәвештә экскурсияләр үткәрә: аның алдына куелган бурычлар арасында тарихи һәйкәлләрне саклау гына түгел, ә Татарстанның мәдәни мирасын популярлаштыру да бар.