Англия Кызыл Хач акчасына: Нурлатта земство хастаханәсенең тарихи бинасы сатыла

2026 елның 6 июле, дүшәмбе

Инвесторлар региональ әһәмияттзге мәдәни әһәмияткә ия объект – Нурлат районының Чулпан авылындагы элеккеге земство хастаханәсен символик 1 сумга сатып ала алалар.

Бер катлы таш бинаны төзү 1913 елда Англия Кызыл Хачының актив финанс ярдәме белән башланган. Ике елдан соң хастаханә беренче пациентларны кабул итә башлый.

Ул вакыттагы авыл медицина учреждениесе өчен хастаханә шактый зур булган: 500 кв. метр чамасы мәйданда өч бүлек – хирургия, терапия һәм бала тудыру бүлекләре урнашкан. Бер үк вакытта биредә 70 авыру дәвалана алган.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында, ә аннары – гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында хастаханә хәрби госпитальгә әйләнә. ХХ гасырның икенче яртысында участок хастаханәсе буларак эшләгән, ләкин 1990 елда ябылган.

«Земство хастаханәсе, 1914 ел» (Нурлат районы, Чулпан авылы)

https://torgi.gov.ru/new/public/lots/lot/21000024560000000362_1/(lotInfo:info)?fromRec=false

 

«Объект өчен 1 сум» программасы буенча инвестор тарихи бинаны символик бәядән сатып ала. Милек хокукы сатып алучыга шундук, ләкин йөкләмә белән күчә. Яңа милекче саклау йөкләмәсе нигезендә барлык реставрация эшләрен билгеләнгән срокларда башкарырга тиеш. Шартлар тулысынча үтәлгәннән соң, йөкләмәләр алына.

 

Программа республиканың мәдәни мирасын саклауга һәм авария хәлендәге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертүгә юнәлдерелгән.

ДОМ.РФ аша ташламалы кредитлау

Реставрация эшләрен финанслау өчен инвесторлар ДОМ.РФ программасы буенча ташламалы кредитлар җәлеп итә алалар:

 

· Елына 6% — реставрациядән соң бинада кунакханә ачу планлаштырылса (мәйданы 500 кв.м, номер фонды мәйданның кимендә 50%, кимендә 10 номер, категориясе кимендә 3★);

· еллык 9% ка кадәр – кунакханә өлеше булмаган реставрация проектлары өчен.

Кредит проект документациясен эшләү, реставрация эшләрен һәм объектны заманча файдалануга җайлаштыру өчен бирелә.

 

Объектлар турында тулы мәгълүмат шулай ук наследие.дом.рф платформасында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International