«Ленинның беренче драматик образын тудыручы»: Чистайда биш тарихи бина 1 сумга сатыла

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Инвесторлар Чистай шәһәре территориясендә урнашкан тарихи биналарны ташламалы бәядән сатып ала алалар:

«Сәүдә кибете булган торак йорт»  (Чистай шәһ., Л.Толстой ур., 165)

https://torgi.gov.ru/new/public/lots/lot/21000028450000000462_1/(lotInfo:docs)?fromRec=false#lotInfoSection-docs

109,7 кв.м мәйданлы ике катлы кирпеч бина XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында җирле сәүдәгәр өчен шәһәр утары буларак төзелгән. Төзелеш архитектурасы сәүдә кибете белән берләштерелгән торак йортның классик, традицион үрнәгеннән гыйбарәт. Совет һәм постсовет елларында бина торак һәм административ ихтыяҗлар өчен файдаланылган.

 

«Сәүдәгәр Шәмсетдинов йорты» (Чистай шәһ., Тукай ур., 59 й.)

https://torgi.gov.ru/new/public/lots/lot/21000028450000000463_1/(lotInfo:docs)?fromRec=false#lotInfoSection-docs

XIX гасыр азагында мәшһүр татар сәүдәгәре Шәмсетдинов ике катлы кирпеч йорттан һәм 416,9 кв. м мәйданлы сәүдә кибетеннән торган зур утар төзегән. XX гасыр башында мануфактура һәм галантерея белән сәүдә итүче татар сәүдәгәре Сәлахетдин Хөснетдин улы Акбирдин хуҗа була.

 

«1941 - 1943 елларда язучылар К.А.Тренев, П.А.Павленко яшәгән йорт»  (Чистай шәһ., Л.Толстой ур., 81 й.)

https://torgi.gov.ru/new/public/lots/lot/21000028450000000464_1/(lotInfo:docs)?fromRec=false#lotInfoSection-docs

85,8 кв.м мәйданлы кирпеч тасма фундаменттагы бер катлы агач йорт инкыйлабка кадәрге Чистайның гади мещан төзелешенең типик үрнәге булып тора. 1941 елдан 1943 елга кадәр йортта совет прозаигы һәм драматургы, 1937 елда Кече театрның «На берегу Невы» спектаклендә тәкъдим ителгән Владимир Ленинның беренче драматик образын тудыручы Константин Андреевич Тренев яшәгән һәм эшләгән. Шул ук йортта аның кияве — язучы, сценарист һәм военкор Петр Андреевич Павленко яшәгән.

«Аттиклы ике катлы кирпеч торак йорт» (Чистай шәһ., Ленин ур., 7 й., лит. А)

https://наследие.дом.рф/объект-жилой-дом-с-торговой-лавкой-республика-татарстан-1758/

245 кв.м мәйданлы ике катлы йорт XIX гасыр ахырында эклектика стилендә Чистайның эре сәүдәгәре Алексей Степанович Лихачев өчен утар комплексының төп йорты буларак төзелгән.

Беренче бөтендөнья сугышы чорында бинаны танылган Казан сәнәгатьчесе Иван Алафузов арендага алган, ул монда фронт ихтыяҗлары өчен тегү остаханәсе оештырган. Совет елларында йорт яңадан торак йортка әйләнеп, күпфатирлы йорт буларак кулланылган.

«Торак йорт»  (Чистай шәһ., Вахитов ур., 23 й., литер А)

https://torgi.gov.ru/new/public/lots/lot/21000028450000000466_1/(lotInfo:docs)?fromRec=false#lotInfoSection-docs

111,4 кв.м мәйданлы ике катлы ярымташ йорт XIX гасыр ахырында төзелгән һәм җирле мещан Җәббаровныкы булган. Бина – Идел буе сәүдәгәрләре өчен хас булган ул замандагы шәһәр утары төзелешенең классик үрнәге.

Объектлар һәм программа турында тулы мәгълүмат шулай ук наследие.дом.рф  платформасында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International