Зәй районында элеккеге земство мәктәбе бинасы 1 сумга сатыла

2026 елның 3 июле, җомга

Инвесторлар муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты – Зәй районының Төги авылындагы земство мәктәбе бинасын ташламалы бәядән сатып ала алалар.

300,8 кв. метр мәйданлы бер катлы кирпеч бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән. Земство мәктәбе ачылганчы, Төги авылында бары тик башлангыч чиркәү-мәхәллә мәктәбе генә эшли.

Яңа уку йорты, төбәкнең күпчелек земство мәктәпләре кебек үк, төрле милләт һәм дин тотучы балаларны (шул исәптән керәшеннәрне дә) бергәләп укытуга юнәлдерелгән, аларга төп башлангыч дүрт еллык белем биргән.

«Земство мәктәбе, XIX гасыр» (Зәй районы, Төги ав., Мәктәп ур., 100 й.)

https://torgi.gov.ru/new/public/lots/lot/21000012500000000210_1/(lotInfo:info)?fromRec=false

«Объект өчен 1 сум» программасы буенча инвестор тарихи бинаны символик бәядән сатып ала. Милек хокукы сатып алучыга шундук, ләкин йөкләмә белән күчә. Яңа милекче саклау йөкләмәсе нигезендә барлык реставрация эшләрен билгеләнгән срокларда башкарырга тиеш. Шартлар тулысынча үтәлгәннән соң, йөкләмәләр алына.

ДОМ.РФ аша ташламалы кредитлау

Реставрация эшләрен финанслау өчен инвесторлар ДОМ.РФ программасы буенча ташламалы кредитлар җәлеп итә алалар:

 

· Елына 6% — реставрациядән соң бинада кунакханә ачу планлаштырылса (мәйданы 500 кв.м, номер фонды мәйданның кимендә 50%, кимендә 10 номер, категориясе кимендә 3★);

· еллык 9% ка кадәр – кунакханә өлеше булмаган реставрация проектлары өчен.

Кредит проект документациясен эшләү, реставрация эшләрен һәм объектны заманча файдалануга җайлаштыру өчен бирелә.

Программа республиканың мәдәни мирасын саклауга һәм авария хәлендәге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертүгә юнәлдерелгән.

Объектлар турында тулы мәгълүмат шулай ук наследие.дом.рф платформасында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International