Буа районының Зур Фролово авылында Казан Богородица чиркәвен реставрацияләү буенча масштаблы эшләр башланды.
Архитектура һәйкәле, Татарстандагы иң борынгы һәм иң зур агач гыйбадәтханәләрнең берсе, XVIII гасырның 1780 нче елларында төзелгән. Агачтан төзелгән уникаль һәйкәл озак еллар профессиональ реставраторлар ярдәменә мохтаҗ иде.
2025 елда бюджет акчалары хисабына фәнни-проект документациясе эшләнде, ә быел эшкә реставраторлар кереште.
Нәрсә эшләргә кирәк булачак:
- бораулау субайлары ярдәмендә фундаментларны көчәйтү һәм горизонталь гидроизоляция урнаштыру;
- черегән аскы таҗларны алмаштыру, бүрәнәләрне протезлау (зарарланган кисәкләрне бөтен килеш алып ташлау);
- түбәләрне һәм су агызгычларны алмаштыру;
- төзелешнең агач конструкцияләрен антисептик белән эшкәртү һәм уттан саклау;
- коммуникацияләрне алмаштыру һәм саклау сигнализациясен урнаштыру;
- капка һәм коймаларны реставрацияләү.
Реставраторлар чаң манарасының авария өлешендәге бурасын сүтеп, соңрак төзелгән очлыкларны яңаларына, тарихи дөреслеккә туры килә торганнарына алмаштырачаклар. Тышкы кыяфәткә аерым игътибар биреләчәк: югалган архитектура элементлары, тәреләр һәм фасадлар торгызылачак.
Ишегалды территориясе түшәмәсен табигый таштан башкарырга планлаштыралар, гыйбадәтханә янында парковка барлыкка киләчәк.
Гыйбадәтханә тарихы
Казан Изге Ана иконасының агач храмы борыслардан кисеп, такта белән тышланган була. 1821 елда янгыннан соң өч тапкыр үзгәртеп корылган. Барлык эшләр җирле крестьяннар акчасына башкарылган.
Җирле мәхәллә кешеләре һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр 1853 елда Афондагы Пантелеймон монастыреннан китерелгән изге бөек шәһит Пантелеймон иконасын хөрмәт иткәннәр. Шуңа бәйле рәвештә 1861 елда храмга бөек шаһит Пантелеймон исеменә янкорма төзелә һәм изгеләндерелә.
Чиркәү хәзерге кыяфәтен 1881 елда Казан архитекторы Петр Валерианович Тихомиров проекты буенча үткәрелгән үзгәртеп корудан соң ала.
Храмның архитектура күренешендәге күпсанлы үзгәрешләр хәзер аның тышкы күренеше XIX гасырның икенче яртысындагы эклектикага халык архитектурасы элементлары һәм барокко формалары белән туры китергән.
XX гасырның 30 нчы еллары башында ябылган гыйбадәтханә 1947 елдан яңадан эшли. Уникаль агач төзелеш сәнгате объектын реставрацияләү вакытында да гыйбадәт кылулар туктатылмаячак.
Наталья Прохорова, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары:
«Казан-Богородица чиркәве – төп мәдәни мирас объектларының берсе, ул 2026 елда «Бергә саклыйбыз» хәйрия проекты кысаларында реставрацияләнә. Параллель рәвештә Кукмара районының Әсән-Елга авылында 1742 елда төзелгән Татарстандагы иң борынгы мәчетләрнең дә берсен реставрацияләү эшләре башланды. Безнең һәркайсыбыз бу проектта катнаша һәм изге урыннарны торгызуга үз өлешен кертә ала».