Гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция судында инде иртәгә, 3 февральдә, Ключище авылында тарихи парк язмышы турындагы эш буенча төп утырыш булырга тиеш. Җир кишәрлеге милекчесе Роман Гущин элегрәк Комитетның «Нарышкиннар-Паулуччи утары паркы»н һәйкәлләрнең дәүләт реестрына кертү турындагы боерыгын хуплаган Татарстан Республикасы Югары Суды карарына шикаять белдерде.
Эш буенча җавап бирүче – Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, судка күләмле язма ризасызлык белдерде.
Сорауны ачыклау өчен суд өстәмә экспертиза билгеләде.
Аттестацияләнгән эксперт В.А.Авдеев суд экспертизасы кысаларында паркны региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты сыйфатында дәүләт сагына алу турындагы Комитет боерыгын чыгаруның нигезсезлеге турында бәяләмә бирде. Экспертның субъектив фикере буенча, 19 гасыр тарихи паркы мәдәни мирас объекты булып тормый.
Бу нәтиҗәләр Комитет тарафыннан тәнкыйть уятты.
Рәсми бәяләмәдә ведомство эксперт бәяләмәсен «юридик яктан белемсез» дип атый һәм аны суд тикшерүе кысаларында исәпкә алмау турында таләп итте.
Үз бәяләмәсендә эксперт:
- тарихи юкә аллеясын «җилдән саклану өчен урман полосасы»на кертә;
- паркларның мөстәкыйль мәдәни мирас объектлары булуы турындагы законның төп нормаларын игътибарсыз калдыра.
Комитет ассызыклаганча, паркның мәдәни мирас объекты статусы дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсе нигезендә бирелгән, ә хәзерге вакытта аның өчен сак зоналары проекты эшләнгән һәм килештерелгән.
Ведомство шулай ук РФ Мәдәният министрлыгына эксперт В.А. Авдеев эшенең сыйфатын тикшерүне һәм аны аттестацияләү мәсьәләсен карауны сорап мөрәҗәгать итәргә ниятләвен дә белдерде.
Эшнең нәтиҗәсе бу конкрет парк өчен генә мөһим түгел. Комитетта, милекче файдасына карар бөтен ил буенча башка тарихи яшел зоналарны төзүгә яки юк итүгә юл ачып, куркыныч прецедент булдырырга мөмкин, дип кисәтәләр.