ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасының төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларын гамәлгә ашыра. Әлеге программа кысаларында Комитет быел Казан, Мамадыш шәһәрләрендә, шулай ук республиканың Чистай, Менделеевск, Сарман, Кукмара һәм Спас районнарында урнашкан мәдәни мирас объектларында 10 яңа мәгълүмати язма һәм билгеләр урнаштыруны килештерде.
Барлык мәгълүмат такталары инде әзерләнгән һәм этаплап тарих һәм мәдәният һәйкәлләренә урнаштырыла.
Кукмара районында Түбән Русь авылындагы 1907 елгы тарихи мәчеттә (Мәктәп ур., 1) һәм Уразай авылындагы XIX гасырның II яртысында (Болын ур., 1) саклык такталарын тантаналы рәвештә ачу мөһим вакыйгаларның берсе булды.
Мондый язуларны кую – формальлек кенә түгел, ә республикабызның мәдәни кодын саклап калуга зур өлеш кертү.
Мәгълүмат такталары халыкны һәм кунакларны үзенчәлекле объектларның тарихы һәм кыйммәте турында хәбәр итеп кенә калмый, ә бәлки мәдәни мирасны саклый, яшьләргә патриотик һәм әхлакый тәрбия дә бирә.