ТР Рәисе: Соңгы елларда республикада төрле конфессияләрдәге 40 мөһим дини объект торгызылды

2025 елның 17 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2026 елга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Чара 7 нче чакырылыш Дәүләт Советының 14 нче утырышы кысаларында узды.

Юллама барышында Татарстан Республикасы Рәисе республиканың эчке һәм тышкы торышына комплекслы анализ ясады, төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә бәя бирде һәм республиканың киләчәк үсеше планнарын тәкъдим итте. Моннан тыш, ул игътибарны мәдәни мирас мәсьәләләренә дә юнәлтте. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гадәттәгечә дәүләт сәясәте өчен өстенлектә – республиканың милли һәм дини берләшмәләре белән конструктив диалог, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу өчен тиешле шартлар тудыру.

Рөстәм Миңнеханов республикада Казан Богородица монастыре комплексын торгызуны дәвам иттерү турында сөйләде. Аның объектлары яңадан торгызылучы Казан Диния нәзарәтенең уку корпуслары булачак, ул Болгар ислам академиясе белән беррәттән бөтен илдә дини белем бирүнең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк.

«Соңгы елларда республикада төрле конфессияләрдәге 40 мөһим дини объект торгызылды. «Яңарыш» фонды тарафыннан гаять зур һәм мөһим эш башкарылды. Объектларны төзү, реставрацияләү һәм заманча инфраструктура булдыру белән беррәттән, иң мөһиме – аларда рухи тормыш торгызылды. Әлбәттә, бу Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең игътибарлы җитәкчелеге һәм бу эштә шәхсән катнашуының нәтиҗәсе. Зур рәхмәтебезне кабул итегез, Минтимер Шәрипович!» – дип өстәде Миңнеханов. 

2026 елда Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөртәчәк. Бу республиканың бай мәдәни мирасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача.

«Безнең көчебез тарихи мирасның бөеклегендә, Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлегендә, безнең ныклы традицияләребездә һәм югары рухи кыйммәтләребездә. Болар барысы да Татарстан Республикасының алга таба үсеше һәм чәчәк атуы, яңа зур җиңүләр һәм Ватаныбызның имин киләчәге өчен ныклы нигез булып тора!» – дип ассызыклады ТР Рәисе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International