Чистайда мәдәни мирас объекты сатуга куелган

2025 елның 17 октябре, җомга

Чистайда 1941-1943 елларда язучылар Константин Тренев һәм Петр Павленко яшәгән йорт 1 сумга сатуга куелган. 

Мәдәни мирас объекты канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Конкурста катнашуга гаризалар 13 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурс, анда катнашу шартлары һәм объект характеристикалары турында тулырак мәгълүматны сылтама аша карарга була.

Сату шартлары буенча, яңа хуҗа үз акчасына аварияләргә каршы һәм реставрация эшләре комплексын башкарырга, шул ук вакытта проектны Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән килештерергә, шулай ук объектны заманча файдалануга җайлаштырырга тиеш булачак.

Мәдәни мирас объектларын 1 сумга ташламалы программа буенча сату турында мәгълүмат наследие.дом.рф сайтында бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International