Мортаза байның Балтачтагы тарихи киез итек фабрикасы инвесторны көтә

2025 елның 8 августы, җомга

Татарстан Республикасының мәдәни мирасны саклау программасы кысаларында инвесторларга уникаль мөмкинлек тәкъдим ителә – символик 1 сумга Балтач шәһәр тибындагы Ленин урамы, 28 адресы буенча урнашкан Мортаза байның киез итек фабрикасы бинасын сатып алу. XIX гасыр азагында төзелгән бу объект сәнәгать архитектурасының кыйммәтле үрнәге булып тора.

Объект буенча актуаль проект документациясе бар, ул сатып алганнан соң инвесторга оператив рәвештә реставрация һәм ремонт эшләренә керешергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, объектның торышы канәгатьләнерлек булмавын исәпкә алып, потенциаль инвестор өчен торгызу эшләренә еллык 9% лы ташламалы кредитлау шартлары каралган. Реставрациядән соң бина, кунакханә комплексын да кертеп, төрле заманча функцияләргә җайлаштырылырга мөмкин, бу Балтачта кунакханәләр булмау шартларында бигрәк тә актуаль.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: "Тарихи территорияләрдәге торак пунктларның потенциалы югары, аның үсешенә ярдәм итәргә кирәк. Бу Татарстанның Дәүләт мәдәни сәясәте өстенлекләренең берсе"»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International