Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1823 елда төзелгән һәлак булган сугышчылар гыйбадәтханә-һәйкәлне ремонт-торгызу эшләренең барышын бәяләде. Бу объект федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора.
Гыйбадәтханә-һәйкәл Казансу елгасы акваториясендә урнашкан һәм күпер кичүе ярдәмендә ярга тоташа. Биек постаментка күтәрелгән 20 метрлы дүртпочмаклы киселгән пирамидадан гыйбарәт. Төрле елларда биредә ремонт эшләре башкарылган.
2024 елда гыйбадәтханәдә зур реставрация эшләре башланган. Объектта яр сызыгын көчәйтү, шпунт койма кору, чиркәүнең цоколь өлешендә һәм беренче катында гидроизоляцияне көчәйтү һәм урнаштыру буенча эшләр тулы күләмдә башкарылган. Цоколь өлешенең стеналарына кирпеч салу торгызылган, иң очына тәре куелган.
Рөстәм Миңнехановка куелган гыйбадәтханә-һәйкәлне карау барышында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта эчке бизәү эшләре, керү урыннарын, баскычларны, портикларны һәм декорны торгызу эшләре төгәлләнеп килә. Фасадны табигый таш белән тышлау, тарихи (причал) баскычны кору, түбәсен реставрацияләү, һәйкәл территориясе периметры буенча таш киртә кую тәмамлана. Шулай ук тирә-яктагы территорияне төзекләндерү дә дәвам итә.