Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыре биналары комплексын торгызу эшләренең барышы белән танышты

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыре биналары комплексын торгызу эшләренең барышы белән танышты.

Искәртәбез, дүрт ел элек яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборы ачылган иде. Монастырь комплексын алга таба торгызу Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәләре исемлеген үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Бүген эшләр Никола Тульский чиркәвендә, настоятель корпусында, монахинялар өчен корпуста һәм чиркәү-приход мәктәбендә алып барыла. Төзелеш эшләре 2024 елда башланган.

Татарстан Рәисе торгызылучы корылмаларны карады. Аңа хәзерге вакытта грунтларны һәм фундаментларны көчәйтү, стеналарга кирпеч салуны реставрацияләү, объектларның катлар арасындагы түшәмәләрен һәм эчке бүлгеләрен торгызу эшләре төгәлләнүе турында хәбәр иттеләр.

Төзүчеләр Никола Тульский чиркәвенең фасад төркемен торгызганнар, гөмбәз монтажланган һәм гөмбәзгә тәре куелган. Объектларның фасадларын бизәү, түбәләрне монтажлау эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International