Казанның тарихи мирасы сакланачак

2025 елның 11 июле, җомга

Массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның тарихи үзәгенең дәүләт саклавында булмаган борынгы биналары турында мәгълүмат барлыкка килде. Аерым алганда, сүз Каюм Насыйри урамының 10 нчы йорт литеры 8, «Халидия» мәдрәсәсе (Фатыйх Кәрим, 21), Казак мәчете каршындагы йорт (Фатыйх Кәримә, 32), Госман ишегалды (Париж Коммунасы, 8), Плетенев мунчалары (Тукай, 103), Мөселман Социалистик комитеты штабы (Мартын Межлаук, 15), Троица Живоначальная храмы коймасы (Нариманова, 13) урнашкан биналар турында бара.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты Казанның тарихи-мәдәни мирасын саклау өстендә актив эшли. Татарстан башкаласының кайбер биналары рәсми рәвештә тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы, мәҗбүри дәүләт саклавына тиешле объект статусын алды. Түбәндәге адреслар буенча урнашкан объектлар: Каюм Насыйри ур., 10 лит. 8; Фатыйх Кәрим ур., 21; мартын Межлаук ур., 15; Тукай ур., 103, шәһәр формалаштыручы тарихи кыйммәткә ия объектлар буларак дәүләт саклавында торалар.

Комитет тарафыннан мәкаләдә телгә алынган башка объектларга инвентаризация үткәреләчәк. Алга таба аерым объектларны дәүләт саклавына кую турында Карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International