Кичә Зәй районының Югары Баграж авылы тарихында мөһим вакыйга булды-19 гасырдагы агач чиркәүгә тәре куелды һәм тугыз яңа кыңгырау изгеләндерелде. Чараны православие динендәгеләр 8 июньдә билгеләп үткән Изге Троица көненә багышладылар.
Чарада Бөгелмә-Әлмәт епархиясе епискобы Мефодий, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстан Республикасы мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова катнашты.
Кунаклар вакыйганың республиканың рухи тормышын саклауда, җирлекнең тарихи йөзен торгызуда һәм республика халкы арасында милләтара татулыкны ныгытуда мөһим адым буларак әһәмиятен ассызыкладылар.
Объектта Реставрация 2023 елдан хәйрия акчалары хисабына алып барыла. Бүген бинаның төп каркасы әзер: түбәсе ремонтланган, гөмбәзләре күтәрелгән. Объектта аварияләргә каршы эшләрдән һәм архитектураны җентекләп реставрацияләүдән һәм торгызудан соң белгечләр эшләрнең соңгы этабына – объектны дини эшчәнлеккә җайлаштыруга керештеләр.
Живоначальная Троица хөрмәтенә бер тәхетле агач чиркәү Алабуга сәүдәгәре Иван Стахеев һәм мәхәллә кешеләре акчасына төзелгән. Аның өчен проектны Уфа епархия архитекторы Александр Перкинец эшләгән.
2024 елның сентябрендә Комитет боерыгы белән Троица чиркәве Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкарьләре) бердәм дәүләт реестрына төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты буларак кертелде.