Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ведомствоара комиссия утырышы узды, анда Казан һәм Зөя тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.

Элеккеге ЦУМны реконструкцияләү проектын, КДАТУның яңа корпусын һәм Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәген дә кертеп, торак йортлар, кунакханәләр, офис биналары һәм комплекслар проектларын карадылар. Барлыгы 10нан артык проект.

Зөя буенча 3 торак йорт проектын карадылар һәм килештерделәр.

«Без раслый торган проектларның мәдәни мирас объектларының, кыйммәтле мохит объектларының сакланышын тәэмин итүе, территорияләрнең тышкы кыяфәтен бозмавы мөһим», - дип билгеләде Рөстәм Нургалиевич.

Татарстан Рәисе шулай ук Чистайда (федераль әһәмияттәге тарихи җирлек) яңа төзелеш объектларына игътибар итте, проектлау сыйфатын яхшыртырга кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International