Зәй шәһәрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү матур парадтан башланды. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар Җиңү Парадын Мәскәүнең Кызыл мәйданыннан һәм Казанның Меңьеллыгы мәйданыннан турыдан-туры трансляцияләүдән башланды.
Бәйрәм йөрешенең беренче рәтләрендә Зәйдә байрак йөртүчеләр барды, алар артыннан – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, махсус хәрби операциядә катнашучы Россия Герое Сергей Чебнев портретлары урнаштырылган баннерлы машиналар. Солдат костюмнары кигән Зәй политехника көллияте укучылары һәм студентлары, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре, танк гаскәрләре, чик буе хезмәте, хәрби-диңгез флоты, хәрби-һава көчләре, коры җир гаскәрләре, яшь армиячеләр колоннасы, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр сафта атлап йөрделәр. Янгын сүндерүчеләр, Сугышчан туганлык колонналары тигез тезелешеп үттеләр. Йөрешне мотоциклчылар, ретро машиналар, шулай ук бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр дәвам итте.
Традиция буенча тантаналы митинг Азат итүче сугышчы һәйкәле янында узды.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин Татарстан Республикасы Рәисенең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.
"Сезгә түбәнчелек белән баш иям, кадерле ветераннар. Безгә тыныч тормыш һәм ирек бүләк иткән батырлыгыгыз беркайчан да онытылмас», - диде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин, ветераннарга һәм шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп.
Зәй районыннан 11600 кеше мобилизацияләнгән. 7410 зәйле яу кырларында башларын салды, исән - сау әйләнеп кайткан 1 ветеран-Мачтаков Леонид Яковлевич Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылый. Кызганычка каршы, олы яшьтә булу сәбәпле, ул Җиңү парадында катнаша алмады.
Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары Азат итүче сугышчы һәйкәле астына чәчәкләр салдылар.