2025 ел башыннан Мәдәни мирас объектларының дәүләт реестрына 20 һәйкәл кертелде. Бу хакта матбугат конференциясендә мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге 1907 һәм федераль әһәмияттәге 446 мәдәни мирас объекты исәпләнә. Тагын 3411 һәйкәл яңа ачылган статуска ия. Ачыкланган объектларның исемлекләре даими рәвештә яңартыла: кайбер объектлар өстәлә, икенчеләре төшереп калдырыла.
2025 елда реестрга кертү максатында 139 экспертиза үткәрү планлаштырылган.