Булачак реставраторларга Татарстан мирасын саклау турында сөйләделәр

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура университетының архитектура һәм дизайн институтының Архитектура мирасын һәм архитектура нигезләрен реконструкцияләү факультетының 2 курс студентлары белән лекцияләр форматында кызыклы очрашу узды. Күп нәрсәләр турында фикер алыштылар, әмма төп темалар мәдәни мирас объектын заманча файдалануга җайлаштыру, шулай ук Татарстанның археологик мирасы булды.

Традицион лекция җанлы бәхәскә әверелде: студентлар үзләре сораулар бирделәр. Студентлар үтенече буенча Комитет рәисе Иван Гущин комитет эшчәнлеге, республикадагы иң кызыклы археологик табылдыклар турында сөйләде. Укучыларга реставрация өлкәсендә цифрлы технологияләрнең ничек кулланылуын һәм объект төзелеше алдыннан археологик казулар үткәрүнең мөһимлеген аңлаттылар. Студентлар зур кызыксыну һәм дәрт белән тыңладылар.

Очрашуны федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты - Дротоевский йортында урнашкан комитет бинасы буйлап экскурсия белән тәмамладылар. Булачак реставраторлар аутентик диварларны, мичләрне һәм агач баскычны кызыксынып карадылар.

Студентлар Казанны яулап алган вакытта Казансу елгасында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлгә җентекләп өйрәнергә теләк белдерделәр. Монда хәзер масштаблы реставрация бара.

Комитет рәисе якын арада объектта мондый очрашу оештырырга вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International