Татарстан халкына #Сохранимнаследие фотоконкурсында катнашырга тәкъдим итәләр

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты #Сохранимнаследие тарихи биналарын саклауга битараф булмаган шәһәрлеләр өчен флешмоб үткәрә.

Анда катнашу өчен:

- мәдәни мирас объектын фотога төшерергә һәм тарих һәм мәдәният һәйкәле сурәтләнгән яраткан фотографияңне социаль челтәрләрдәге битеңә урнаштырырга, фотога аннотация язарга кирәк

- фотога сылтаманы пост астындагы шәрехләрдә калдырырга онытмаска

- комитетның ВКонтактедагы битләренә һәм Телеграмнарына язылырга кирәк.

Нигә катнашырга?

- безнең кайгыртуыбызга мохтаҗ архитектура һәйкәлләренә ярдәм итү өчен

- Татарстан халкына кайсы объектлар күбрәк ошый икәнен ачыклау өчен

Нәтиҗәләрне 18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр көнендә игълан итәчәкбез. Җиңүчене бүләк көтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International