Алабугада 252 мәдәни мирас объектына карата саклау зоналары расланды

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 252 мәдәни мирас объекты өчен саклау зоналарының чикләре расланды. Шәһәр төзелешен җайга салуның гомуми мәйданы 630 гектар тәшкил итә.

Бу чикләрдә төзелеш тыелган саклау зоналары, җир кишәрлегенең урнашу урынына карап, 5 метрдан 17 метрга кадәр төзү мөмкинлеге булган җайга салу һәм төзелеш зоналары, саклана торган табигый ландшафт зоналары билгеләнгән.

Иң күп мәдәни мирас объектлары урнашкан территорияләрдә (нигездә бу үзәк тарихи өлеш) яңа төзелешнең иң чик биеклек параметры 11 метр итеп билгеләнгән.

Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин комитетның ВКонтактедагы битендә туры эфирда сөйләде.

Документ «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы кысаларында аларның тарихи мохитендә объектларның сакланышын тәэмин итү максатларында эшләнгән һәм анда хуҗалык эшчәнлеген алып баруга төгәл һәм аңлаешлы мәҗбүри таләпләр (тыюлар) бар.

Мәсәлән, саклау зоналары чикләрендә хәзер тыелган:

1. Фасадларны фрагментар бизәү һәм буяу; фасадларны бизәүдә асбестцемент табаклар, тимер-бетон, композит һәм башка панельләр, сайдинг, бетон, күбекле-газбетон, шлакоблокларны тышкы верстын штукатурламыйча, тарихи-шәһәр төзелеше традициясенә хас булмаган башка материаллар куллану.

2. Гомуми файдаланудагы территорияләрне формалаштыручы биналарның фасадларына кондиционерлар, антенналар һәм башка инженерлык җиһазлары урнаштыру.

3. Биналарда һәм корылмаларда барлык төр реклама конструкцияләрен урнаштыру.

4. Җир өсте ысулы белән инженерлык коммуникацияләрен салу.

Саклау зоналары турындагы белешмәләр бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертелгән, шуңа күрә барлык кызыксынучы яклар (объектларның хокук ияләре, инвесторлар) чикләүләр турындагы мәгълүматны тиз арада җир кишәрлегенә тиешле өземтәгә заказ биреп алырга мөмкин.

Карарның тулы тексты белән монда танышырга мөмкин: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=1590879

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International