ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Яңа Кокшан авылында һөнәрчелек училищесын реставрацияләү проектын карый. Агач төзелеш сәнгате объектына бюджет инвестицияләре суммасы 40 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
1874 елда сәнәгатьче Петр Ушковлар тарафыннан Яңа Кокшан авылында нигез салынган һөнәрчелек училищесы Менделеевскида туып килүче химия сәнәгатенең мөһим өлешенә әверелә.
Һөнәрчелек училищесы бинасы-XIX гасыр агач төзелеш сәнгате һәйкәле, эклектика элементлары белән модерн стилендә төзелгән. Аның төп бизәге - керү урыны өстендә уеп ясалган орнаментлы һәм өчпочмаклы тәрәзәле мезонин, ул биек шпильле ике катлы чатыр белән капланган.
Бина тарихи кыйммәткә ия. Яңа Кокшан авылында сәнәгатьчеләр Ушковлар үзләренең беренче заводын төзегәннәр, ул төбәкнең барлыкка килә торган химия сәнәгатенең мөһим өлешенә әверелгән. Территориядә индустриаль ландшафт сакланып калган: предприятиенең үз хәрабәләре һәм уникаль агач төзелеш сәнгате объекты - эшчеләр балалары өчен һөнәрчелек училищесы. Совет елларында биредә мәктәп урнашкан. Бүген завод училищесы бинасында авыл клубы эшли.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча бинаның авария хәлендә булуы ачыкланган. Аны эшкә яраклы хәлгә китерү өчен берничә чара үткәрергә тәкъдим ителде.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, проектта ачыкланган мәдәни мирас объектын, заманча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану нормаларын исәпкә алып, авыл клубы итеп җайлаштыру каралган.