Россия Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбалко чәкчәкне Казанның тарихи җирлеген саклау объекты итәргә тәкъдим итте.
“Бу ярым шаяру, шул ук вакытта ярым җитди", - диде ул Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау коллегиясендә. Комитет рәисе Иван Гущин бу тәкъдимне караячагын әйтте.
Милли татар десерты 2024 елның октябрендә Татарстан башкаласында узган БРИКС саммитында төп сый булды. «Казанның 3 нче икмәк заводы " саммитка килгән чит ил лидерлары өчен чәкчәк салынган 55 поднос әзерләгән.