Татарстанда 2024 елда Мәдәни мирас объектларын проектлау һәм реставрацияләүгә 5,8 млрд сум юнәлдерелде. Бу хакта коллегиянең йомгаклау утырышында мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин хәбәр итте.
Төбәк һәм җирле бюджетлардан – 4,8 млрд сум, федераль бюджеттан-197,3 млн сум бүлеп биргәннәр, ә хәйриячеләр 827 млн сум керткәннәр.
Быел шагыйрь Гавриил Каменев яшәгән йортны Казан Башкарма комитеты ихтыяҗларына яраклаштырып торгызу төгәлләнде. «Созвездие-Йолдызлык»хәрәкәтенең арт-резиденциясе өчен мәйданчык булган Алафузов театры ачылды. Шулай ук Сапугольцев утары флигелен һәм башка тарихи биналарны реставрацияләгәннәр.
2025 елда реставрациядән соң һәлак булган сугышчыларга һәйкәл-гыйбадәтханә, Кукмара районының Маскара авылында борынгы мәчет, Зәй районының Югары Баграж авылында Троица чиркәве, Биектау районының Айбаш авылында мәчет, Менделеевскида «П.К. Ушков Ко» ширкәтенең завод конторасын ачу планлаштырыла.
Моннан тыш, Менделеевск районының Яңа Кокшан авылында завод училищесы бинасында реставрация эшләре башланачак.
Эшләр Казанның Петропалов соборында дәвам итәчәк. 1 нче ярус интерьерларында 19 нчы гасырның төрле чордагы рәсем сәнгатенең уникаль катламнары реставрацияләнәчәк. Шулай ук Богородица хатын-кызлар монастыренең дүрт объектында реставрация эшләре башкарылачак.