Иван Гущин эш визиты белән Зәй районына килде

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 гыйнварда Зәй районына эш сәфәре кысаларында мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе ике чарада катнашты. Зәй район электр челтәрләре хезмәт коллективы белән очрашты, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә узган киңәшмәдә катнашты.

Энергетиклар белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән Зәй районы кураторы Иван Гущин хезмәткәрләргә хезмәтләре һәм республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Ул энергия системаларының тотрыклы эшләвенең мөһимлеген ассызыклады һәм коллективка киләчәктә уңышлар теләде.

Компания үсешенә, кулланучыларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрүгә һәм хезмәт шартларын яхшыртуга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Коллектив 2024 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән танышты, анда энергетикларның әһәмиятле роле билгеләп үтелде. 2025 елга кабель линияләрен алыштыруны, җиһазларны яңартуны һәм югалтуларны киметү өчен электр энергиясен исәпкә алуны автоматлаштыруны үз эченә алган планнар тәкъдим ителде.

Энергетиклар белән очрашудан соң Иван Гущин Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегендә узган киңәшмәдә катнашты, анда 2024 елга оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Агымдагы оператив вәзгыять, шулай ук хокук тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүдә ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International