ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Бөек Ватан сугышы чорында Казан шәһәренең эвакуация госпитальләрендә 1941-1945 елларда яралардан вафат булган Совет сугышчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә мәдәни мирас объекты статусы бирү турындагы документларны раслады. Һәйкәл Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең) бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Монументны мәдәни мирас итеп тану турындагы карар объектның тарихи әһәмиятен раслаган эксперт бәяләмәсенә нигезләнгән.
Һәйкәл Яңа Татар зираты территориясендә урнашкан. Монумент җилфердәп торган байрак рәвешендә Кызыл таштан эшләнгән, аның янындагы ташка һәлак булган сигез совет солдатының исемнәре уеп язылган.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренчә, бу инициатива Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында гамәлгә ашырыла. Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты, юбилей тантаналары алдыннан аларны ремонтлау һәм саклау өчен, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле булган һәйкәлләрнең техник торышы актларын эшләү белән шөгыльләнә.
Бүгенге көнгә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, ТР Мәдәни мирас үзәге белгечләре муниципаль районнар вәкилләре белән бергә планлаштырылган 55 объектның 31ен тикшергәннәр. Моннан тыш, мәдәни мирас объектлары реестрына Бөек Ватан сугышы белән бәйле әһәмиятле урыннарны кертү буенча да эш алып барыла.
“Бу адымнар тарихи хәтерне саклауга һәм республика халкы арасында патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән", - дип билгеләде Иван Гущин.