Комитет рәисе Иван Гущин, митрополит Никандр һәм митрополит Кирилл Спас нерукотворный гыйбадәтханә-һәйкәлендә булдылар

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Мәскәү һәм бөтен Русь патриархының Казан Изге Ана иконасы бәйрәмендә катнашу өчен Казанга килгән митрополит Наро-Фоминский Никандр Казансу елгасы акваториясендәге Спас нерукотворный гыйбадәтханәсендә булды. 1823 елда Казанны алу вакытында һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән гыйбадәтханәне караганда, Никандрны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин, ремонт-торгызу эшләрен башкару өчен җаваплы подряд оешмалары вәкилләре озата йөргән.

Иван Гущин архипастырьларны 2026 елда тәмамланырга тиешле масштаблы реставрация эшләре барышы белән таныштырды. 

Изге урынны комплекслы төзекләндерү, тиешле инфраструктура булдыру планлаштырыла. Территориядә җәяүлеләр юллары, санитария узеллары, шулай ук елга трамвайчылары өчен причал барлыкка килергә тиеш. Храм-һәйкәл белән танышканнан соң митрополит Никандр митрополит Кирилл озатуында Казан Богородицкий ирләр монастыренда булды. Монастырьда да торгызу эшләре дәвам итә. Архипастырьлар яңадан торгызылган Казан соборында булдылар, 1579 елда Изге Богородицаның могҗизалы иконасы пәйда булган урында дога кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International