Пантелеймон гарипләр йорты биналар комплексын мәдәни мирас объекты буларак танырга планлаштыралар. Тарихи-мәдәни экспертиза акты ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан карала.
Ул 1861-1864 нче елларда сәүдәгәр Иван Стахеев акчасына Казан-Богородица монастыре янында төзелә. Бу республика территориясендә сакланып калган махсуслаштырылган хәйрия учреждениесенең сирәк үрнәге.
ХХ гасыр башында биредә 100 гә якын кеше «күзәтелгән”. Ярлылар башлангыч белемне чиркәү-мәхәллә мәктәбендә алган, биредә урнашкан һөнәрчелек остаханәләрендә эшләү мөмкинлегенә ия булган.
Комплекс үз эченә ике зур бер катлы корпусны ала, аларның берсе авырулар һәм ярлыларның яклаучысы саналган Изге пантелеймонның йорт чиркәве булып хезмәт иткән, шулай ук өч бер катлы флигель дә булган.
1961нче елдан биналарда Инвалидлар шәһәрчеге һәм Кимчелекле балалар йорты оештырыла, 1972 нче елдан анда Алабуга психоневрология интернаты урнаша.