Хәзерге вакытта бина башлангыч этапта - объектта тикшеренүләр үткәрелә. Бу хакта 11 октябрьдә туры эфир вакытында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.
Монда апартаментлар яки кунакханә оештыру планлаштырыла. Суд бәхәсләре аркасында озак вакыт реставрация эшләренә керешә алмадылар. Мергасов йорты 1928 елда Дзержинский һәм Кави Нәҗми урамнары киселешендә төзелә, ә 2002 елда аны авария хәлендә дип таныйлар. Мергасов йорты – шәһәрдә беренче конструктивистик корылма һәм Казанның дүрт-биш катлы беренче торак бинасы.