Бүген Комитет рәисе Иван Гущин катнашында, Пермь шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округларының мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен төбәк семинар-киңәшмә уза.
Чарада мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча төп мәсьәләләр, мәдәни мирас объектлары турындагы законнарга үзгәрешләр кертү, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрын алып бару, мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә эш процессларын автоматлаштыру турында фикер алышалар.
Мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге эш торышы турындагы сөйләшүләр «түгәрәк өстәл» форматында да, Пермь шәһәренең Мәдәни мирас объектларының үзләренә барып фикер алышу рәвешендә дә булды.