4 сентябрь көнне сәгать 10 да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Kazan Digital Week 2024 форумы кысаларында мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча «наследие в цифре» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыру турындагы матбугат конференциясе узачак. Чарада Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашачак.
Матбугат конференциясе кысаларында мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә яңа цифрлы технологияләр куллану буенча Татарстан тәҗрибәсе белән таныштыру планлаштырыла:
2. Архитектура һәм археология объектларын тикшерү өчен, пилотсыз очу аппаратын үзләштерү;
3. үзара бәйле, структуралаштырылган белешмәләр базасын – фәнни-проект документациясенең цифрлы архивын төзү;
4. цифрлы паспортлар кертү;
5. шәһәр төзелеше тармагын цифрлаштыру;
6. милекчеләр, реставраторлар, төзүчеләр белән бердәм контроль, профилактик һәм консультацион очрашулар уздыру өчен «Инспектор» мобиль кушымтасыннан файдалану.
Агымдагы елның 1 июленә Татарстан Республикасында дәүләт саклавында 1736 мәдәни мирас объекты, шул исәптән 279 археология объекты; 3583 объект – ачыкланган мәдәни мирас объекты статусында, шул исәптән: 2781 археология һәйкәле; 802 архитектура һәм шәһәр төзелеше объекты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясен онлайн-трансляцияләү оештырылачак.