Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев реставрацияләнгән «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев реставрацияләнгән «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булдылар. Аларны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин, «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов озата йөрде. 

«Әл-Мәрҗани»не 18 гасырның икенче яртысында төзегәннәр. Ул Татарстан башкаласында төзелгән беренче таш мәчетләр рәтенә керә. 

Мәчеттә ремонт эшләре ике этапта алып барылган. Аварияләргә каршы чаралар кысаларында мәчетнең гөмбәзләре һәм фасадларындагы ярыкларны, манараны һәм түбәсен ремонтлаганнар, барлык конструкцияләрне көчәйткәннәр. Вентиляция, җылыту, кондиционер системалары алыштырылган, суүткәргеч һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре яңартылган. 

Реставраторлар мәчетнең тышкы бизәлешенә барокко стилендәге тарихи кыяфәтен кайтарганнар, декорны, тәрәзәләрне һәм декоратив-нәфис металл эшләнмәләрен торгызганнар.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган мәчет бинасын карады, «Әл-Мәрҗани» тарихына һәм танылган имамнарга багышланган музей белән танышты. Алар арасында 1850-1889 елларда мәчеттә хезмәт иткән татар мөселман дин белгече һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани дә бар. 

Шулай ук республика Рәисенә мәчеткә йөрүче хатын-кызлар сугышчыларга махсус хәрби операциядә кирәкле маскировка челтәрләрен һәм окоп шәмнәрен ясау өчен остаханә оештырганнары турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International