Иван Гущин Зәй районы гражданнар җыенында катнашты

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Чара бүген Баграж һәм Югары Нәлим авылларында узды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин район халкына ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары, тарихи җирлекләр турында сөйләде, Зәй җирендә урнашкан истәлекле урыннарга да игътибар итте.

Бүген Зәй муниципаль районы территориясендә дәүләт сагы астында булган 56 объект урнашкан. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы бюджеты һәм хәйрия акчалары хисабына Югары Баграж авылында 1887 — 1889 елларда төзелгән Троица чиркәвен торгызу эшләре бара.

Бүгенге көндә, аварияләргә каршы чаралар кысаларында, фундаментларны көчәйтү һәм бураны сүтеп җыю эшләре башкарылды. Белгечләр күзәтүе астында, агач ярыкларына профилактика үткәрү максатыннан, бүрәнәләрне табигый киптерү бара. Параллель рәвештә һәйкәлне төзекләндерү эшләре дә планлаштырыла.

Түбә һәм аның тарихи конфигурациясен, манараны торгызу һәм фасадларны тышлау эшләре 2024 елның ноябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр башкарылачак.

Тарихи бизәлешне, шул исәптән ишек блокларын, иконостасны, аш бүлмәсе белән храм өлеше арасындагы декоратив арканы торгызуга юнәлдерелгән эшләр комплексы 2025 елның апреленнән маена кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International