Иван Гущин мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашты

2024 елның 23 августы, җомга

23 августта «Энергетик» мәдәният йорты базасында Зәй муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең «Стратегик юнәлешләр: казанышлар, проблемалар, перспективалар контекстында Зәй муниципаль районы мәгариф системасын үстерү» темасына еллык август конференциясе узды. Конференция эшендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин да катнашты.

Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар фәнни-технологик үсеш елына багышланган күргәзмәдә булдылар, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, муниципаль район мәгариф учреждениеләрендә туган телне, мәдәниятне, гореф - гадәтләрне саклау һәм үстерү, «Беренчеләр хәрәкәте», «Балалар һәм яшьләр балалар бакчасыннан колледжга кадәр хәрәкәтләре», «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» проектын гамәлгә ашыру белән таныштылар.

Киңәшмә эше кысаларында Иван Гущин 2019 елдан «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 17250 урынлык 15 мәктәп төзелүен, 711 мәгариф оешмасының матди-техник базасы яңартылуын сөйләде. Агымдагы елда Татарстанда 8590 урынга исәпләнгән тагын 8 мәктәп, гамәлдәге мәктәпләргә өстәмә 3 корпус төзү каралган. 2024 елда ремонт эшләре 183 мәгариф объектын колачлый.

Шулай ук комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, берничә ел дәвамында Татарстан мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидерларның берсе булып кала. Чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ буенча 366 йөз баллык нәтиҗәсе бар. Фәнни-мәгариф учреждениеләре саны буенча Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында 1 нче урында, бөтен ил масштабында бишенче урында тора.

Район башлыгы Рәзиф Кәримов конференциягә йомгак ясады һәм педагогик бергәлек алдына 2024-2025 уку елына бурычлар куйды. Август конференциясе мәгариф өлкәсендә алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International