Петропавловск соборында, Козьма һәм Дамиан чиркәвендә реставрация эшләре барышы турында

2024 елның 26 июле, җомга

Казан үзәгендәге ике борынгы храм — Петропавел соборы һәм Козьма һәм Дамиан чиркәве җылылык белән тәэмин ителәчәк. Бу мәдәни мирас объектларына җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен салуга 42,6 млн сум юнәлдерү планлаштырыла. Эшне 2024 елның 1 ноябренә төгәлләү планлаштырыла. Эшләрне финанслауны Татарстан бюджеты үз өстенә ала, ә заказ бирүче – республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.

Петропавел соборы – Казанның иң күгә ташланып торган архитектура һәйкәлләрнең берсе. Шәһәрнең иң мөһим православие белән бәйле изге урыны. 52 метрлы собор тарихы 1722 елда, Казан сәүдәгәре Михляев иске агач чиркәү урынында таш храм төзергә карар кылгач башлана.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин хәбәр иткәнчә, соборны торгызу эшләре дәвам итә. «Тарихи хәтер» федераль проекты ярдәмендә гыйбадәтханәнең фасады һәм эчке бүлмәләре реставрацияләнгән, инженерлык челтәрләре үткәрелгән. Манараны реставрацияләү дә тәмамланып килә.

Хәзер вакытта белгечләр соборның беренче ярусы бизлешендәге рәсемнәрне торгызалар. Рәсемнәрне реставрацияләү проекты да федераль финанслар ярдәмендә  башкарылачак.

Реставрация эшләреннән тыш, Петропавловск соборы тирәсен төзекләндерү һәм тышкы инженерлык челтәрләрен салу планлаштырыла, дип билгеләп үтте комитет башлыгы Иван Гущин. Проект-смета документациясе эшләнгән инде. Эшләрнең бәясе 60 млн сумнан артык дип бәяләнә.

Эшләр ике этапта башкарылыр дип көтелә: 2024 елда инженерлык челтәрләре салыначак, ә 2026 елда төзекләндерү эшләре башкарылачак.

1708 елда төзелгән Козьма һәм Дамиан чиркәве — Петропавловск соборы янындагы чиркәү архитектурасының тагын бер кызыклы һәйкәле. Башта гыйбадәтханә Казанның күренекле сәүдәгәрләре Михляевлар гаиләсе өчен йорт чиркәве булып хезмәт иткән.

"Архитектура һәйкәле канәгатьләнерлек хәлдә түгел һәм реставрациягә мохтаҗ. Хәзерге вакытта мәдәни мирас объектының чикләре һәм сак предметы билгеләнгән, саклау йөкләмәсе бирелгән, реставрацияләү буенча фәнни-проект документациясен эшләүгә йөкләмә бирелгән һәм проект-эзләнү эшләре алып барыла», — дип ассызыклады Иван Гущин.

2024 елның июль башына проект-эзләнү эшләрен тәмамлау, шулай ук чиркәүне реставрацияләү буенча фәнни-проект документациясен эшләү һәм реставрацияләү эшләрен башкару планлаштырыла.

Реставрация вакыты һәм бәясе турындагы мәгълүмат проект документациясен эшләгәннән соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International