Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты «Казан медицина институты бинасы" төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектының фасадын ремонтлауга рөхсәт бирде.
Медицина институтында Бөек Ватан сугышы елларында күренекле Совет сәламәтлек саклау эшлеклесе, РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе профессор Курашов Сергей Владимирович эшләгән. 1932-1953 елларда биредә Татарстан АССРда сәламәтлек саклауны оештыручыларның берсе – Мөхәммәдьяров Фатыйх Гариф улы хезмәт куя.
Казан медицина институты бинасы төбәк әһәмиятендәге тарихи һәйкәл буларак танылды. Реставрация эшләре Татарстан медицинасының һәм сәламәтлек саклау тарихының мөһим өлеше булган бинаның тарихи йөзен саклауга юнәлдереләчәк.