«Сталин классицизмы» стилендә 1954 елда төзелгән Казан аэровокзалы бинасы төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булып тора. Беренчел проекты сәгатенә 200 пассажирга хезмәт күрсәтгә хисап тоткан, ләкин 60 нчы елларда пассажирлар агымы кискен арткач, 1970 нче елларга яңа һава аланы төзү кирәк булган.
Яңа «Казан» һава аланы 1979 елда ачылган, ә искесе «Казан-2»дип атала башлаган. 2000 еллар башында «Казан-2» пассажирларны кабул итүне туктата.
Элеккеге аэропорт бинасы берничә реконструкция эшләре кичергән. 2000 еллар башында анда офислар урнашкан булган, бу үз чиратында эчке төзелешендәге үзгәрешләргә китергән. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә бизәлешнең кайбер элементлары югалган. Мәсәлән, ярымколонналы ике катлы тәрәзә уемнары һәм түбәдәге тарихи тыңлау тәрәзәләре. Бүген көндә бина транспорт инфраструктурасының кыйммәтле үрнәге булып тора. Казанда авиация үсеше турында искә төшерә.
Региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау эшләрен башкаруга проект документациясе дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын уңышлы узды. Бу әлеге проект объектның тарихи кыйммәтен саклау таләпләренә туры килүен, һәм гамәлгә ашырылырга мөмкин икәнен күрсәтә
Элеккеге аэровокзал бинасында төрле функциональ зоналар урнаштыру планнаштырыла: бүлмәләрнең бер өлеше офислар буларак биреләчәк, бүлмәләрнең берсенд,ә җәмәгать туклануының традицион функциясен торгызып, ресторан ачылачак.
Тикшерү кайбер проблемаларны ачыклады:
- Тышкы һәм эчке стеналарның канәгатьләнерлек булмавы (штукатурканың кубуы, юешләнү эзләре, күгәрек).
- Фундаментларны һәм аркылы өслекләрне ныгыту кирәклеге.
- Бизәлешнең югалган элементлары (ярымколонналы ике катлы тәрәзәләр, тарихи тыңлау тәрәзәләре).
Реставрация кысаларында түбәндәге эшләр планлаштырыла:
- Стеналарның һәм түшәмнәрнең штукатур катламын, колонналарның декоратив өслеген тулысынча торгызу.
- Баскычларны һәм киртәләрне төзәтү һәм яңарту.
- Декоратив лепка элементларын торгызу.
- Вентиляция һәм керү өчен яңа уемнар булдыру.
- Яңа бүлемнәр торгызу.
- Идәннәр һәм асылмалы түшәмнәр ясау.
- Инженерлык коммуникацияләрен алыштыру һәм урнаштыру.