Комитет «Оконишников йорты» объектын саклап калу буенча эшләр башкаруга фәнни-проект документациясен килештерде

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Комитет Казан шәһәре, Мөштәри ур., 14  нче йорт адресы буенча урнашкан, ХХ гасыр башы «Оконишников йорты» мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкаруга фәнни-проект документациясен килештерде.

Ике ел элек объектны саклау буенча эшләре башкарылган. Стропиллар, түбә япмалары алыштырылган, барлык агач конструкцияләр антисептик һәм уттан саклаучы матдә белән эшкәртелгән, подвал диварларын гидроизоляцияләү һәм ярыкларны сылау башкарылган.

Бинаның конструкцияләре эшкә яраклы хәлгә китерелгән.

Беренче чираттагы аварияләргә каршы чаралар үткәрелгәннән соң, хәзер бинаның интерьерын ремонтлау һәм реставрацияләү эшләрен башкару, архитектур лепка декорын реставрацияләү һәм аны заманча файдалануга җайлаштыру таләп ителә.

Проектта инженер-техник тәэмин итү челтәрләрен модернизацияләү: электр-яктырту системасын һәм электр җиһазларын, җылыту, вентиляция һәм кондиционер челтәрләрен алыштыру, шулай ук кирпеч диварларның штукатуркасын ремонтлау, гөмбәчекләргә каршы составлар белән эшкәртү һәм соңыннан грунтовка, шпаклевка, буяу эшләрен башкару каралган.

Гипсны ныгытып, аның югалтылган аерым фрагментларын тулыландырып, декорны реставрацияләү эшләре башкарылачак.

Моннан тыш, янәшәдәге территорияне төзекләндерү дә каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International