Комитет рәисе Иван Гущин Kazandigital Week 2024 V Халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Форум новаторлар, тармак лидерлары һәм белгечләр өчен, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә алдынгы платформага әверелә.
Мәдәни мирасны цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган«Наследие в цифре!» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе форумның традицион, аерылгысыз өлеше булачак .
Быел Kazan Digital Week 9-11 нче сентябрь көннәрендә узачак. Форумның программасы 10 фундаменталь юнәлешкә караган секцияләрдән, түгәрәк өстәлләрдән, мастер-класслардан төзелә.
Форумның сайты булдырылды һәм тулаем эшли башлады. https://kazandigitalweek.com сайтында форумда катнашу өчен гариза бирергә һәм аның торышын шәхси кабинет аша күзәтергә мөмкин.
«Казан Экспо» экспозиция мәйданчыгында, эшлекле программадан тыш, 10 мең кв.метр мәйданда күргәзмә узачак.