Казан университеты серваторияләрен ЮНЕСКО истәлекле билгеләре белән мәңгеләштерделәр

2024 елның 17 мае, җомга

Бүген Казан университеты ишегалдында КФУның Астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган истәлек тактасын ачу тантанасы узды.

Исегезгә төшерәбез, бу әһәмиятле вакыйга 2023 елның сентябрендә булды.

Икенче шундый ук табличка Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториядә барлыкка килде. Казанда тантаналы чара Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узды.

«Татарстан Республикасы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм матди мирас объектлары буенча Россиядә беренче урында тора. Бу безнең коллективның зур эш тәҗрибәсе. Барыбызны да бүгенге әһәмиятле тарихи вакыйга белән котлыйм, - диде Минтимер Шәймиев, тантанада катнашкан кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы кысаларында бүген «ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирасының төбәкләрне тотрыклы үстерүдәге роле» дигән панель дискуссия булды.

Анда Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International