Кремльне саклау зоналары, биналарны мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү һәм аннан чыгару механизмы, Казанның археологик мәдәни катламы, экспертизалар үткәрү - бу тере әңгәмә барышында спикерлар – комитет рәисе Иван Гущин һәм коллектив белән очрашуга чакырылган дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза үткәрү буенча аттестацияләнгән эксперт Игорь Нестеренко кагылган темаларның бик азы гына.
Фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу, архитектура һәйкәлләрен саклауның актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары турында сөйләшү эшнең яңа алымнары һәм ысуллары турында белергә, шулай ук һөнәри күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирә.