Владимир Путин мәдәни мирасны саклап калуның озак вакытлы программасын формалаштырырга кушты

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бу хакта Россия Президенты бүген Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

 

Владимир Путин сүзләренчә, Россиянең мәдәни мирас объектларын саклау программасы 20 елга исәпләнергә тиеш. Дәүләт башлыгы шулай ук һәйкәлләрне торгызуга үз хезмәтләрен, вакытларын һәм акчаларын кертергә әзер булган гражданнарга, компанияләргә, иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм чараларын күздә тоту кирәклеге турында белдерде.

Президентның Федераль җыенга Юлламасы Россия лидерының парламент палаталарына еллык ачык мөрәҗәгате. Хатта дәүләт башлыгы илдәге хәлләргә бәя бирә һәм эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International