Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тарихи җирлекләрдә планлаштырылган яңа төзелеш объектларын тәкъдим иттеләр.
Казан, Буа һәм Мамадышта яңа төзелеш проектлары каралды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа объектларның мәдәни мирас объектларының һәм әһәмиятле тирәлек объектларының сакланышын тәэмин итүе, инде барлыкка килгән тарихи йөзен бозмавы мөһим.