Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Лаеш төбәгенең яңартылган музеен карады

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, 1968 елда нигез салынган музей бүгенге көндә ачыкланган мәдәни мирас объекты статусына ия булган «Прогимназия бинасы, 19 гасыр ахыры» бинасында урнашкан.

Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында бинаны яраклаштыру буенча эшләр башкарылган. Прогимназияне реставрацияләү узган ел, Лаеш районында туып-үскән дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь Гавриил Романовия Державинның тууына 280 ел тулуны бәйрәм итүгә тәмамланган.

Прогимназиянең зур ике катлы бинасы 1864 елда шәһәрнең җирле сәүдәгәрләре һәм идарәсе акчаларына соң классицизм стилендә төзелгән. Анда эшче яшьләр мәктәбе урнашкан булган. 1917 елда анда янгын чыга, өл һәйкәлгә шактый зур зыян сала. Әлеге бина яңадан 1930 еллар уртасында гына төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International