Ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлеген «Малая Поляна чыганагы» туландырды. Комитет боерыгы белән әлеге объектның чикләре һәм территориясеннән файдалануның махсус режимы расланды.
Чыганакта уникаль артефактлар – арехеологик тикшернүләр барышында ачыкланган XI гасыр ахыры – XV гасыр башы чүкеп ясалган, керамик савы-сабалар, шулай ук Урта Идел буенда III гасырда пәйда булган Имәнкискә мәдәнияте фрагментлары бар.
Малая Поляна чыганагы 1960 елда Т.А.Хлебникова җитәкчелегендәге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Икенче археологик экспедициясе отряды казу эшләре вакытында табылган.