Иван Гущин журналистларга Казанның тарихи өлешендәге борынгы йортны сүтү турында сөйләде

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Ульянов-Ленин урамы, 60 йорт урамында урнашкан Максим Горький яшәгән йортның язмышы белән кызыксыну артканга Комитет рәисе бүгенге көндә тарихчылар һәм шәһәрне яклаучыларны, шулай ук танылган бина чокырга ишелеп төшәчәк дип борчылган кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

«Мәдәни мирас объекты сүтелә һәм юкка чыга дигән икеле уйлар булмасын. Бу алай түгел. Комитет сакта тора һәм дәүләт сагы тиешенчә башкарыла...

Бу авария хәлендә дип табылган янкорма... Янкорма көчкә тора. Аның төп бинадан авышуы 30 сантиметр тәшкил итә. Янкорма бинадан аерыла», - дип фотосурәтләр мисалында күрсәтте Иван Гущин.

Алга таба Комитет рәисе нинди конструкцияләрне авария хәлендә дип танылганын һәм сүтеләчәкләрен күрсәтте. Алга таба алар торгызылачак.

Эшләрнең сыйфаты һәм дөреслеге объектта кирәкле таләпләргә туры килсен өчен бүген автор һәм техник күзәтчелек башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International