Менделеевски районы Яңа Кокшан бистәсендәге «Завод мәктәбе бинасы, 1874 ел» реставрацияләү буенча проект карарлары килештерелде

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

«Һөнәрчелек училищесы бинасы» (Завод мәктәбе бинасы) ачыкланган мәдәни мирас объектын саклап калу буенча эшләр башкаруга фәнни-проект документларын раслады. Проект дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсен алды.

Эшләр фундаментлар, дивар, агач түшәмнәр конструкцияләрен ремонтлауны һәм көчәйтүне, манара һәм түбәнең чатыр тәмамлануын ремонтлауны һәм реставрацияләүне, түбәнең тарихи такта катламын торгызуны, фасадларны яңартуны, тарихи лапасны торгызуны, сакланган тарихи үрнәкләр буенча эшләнгән тәрәзә һәм ишек уемнарын алыштыруны, эчке диварларны торгызу һәм сакланган мичләрне реставрацияләү белән интерьерларны ремонтлауны күздә тота.

Эскиз проекты кысаларында җимерелгән чоланны, фасадларның декоратив элементлары: пилястр, фронтонның бизәкле декоры, кәрнизне торгызу планлаштырыла. Бинаны заманча файдалану өчен җайлаштыру максатларында инженерлык системаларын модернизацияләү, агач коймалар белән территорияне төзекләндерү башкарылачак.

Агач төзелеш сәнгате һәйкәле - һөнәрчелек училищесы бинасы, Кокшан заводы хуҗасы П. К. Ушков акчасына төзелгән. Бинада  аның башлангыч мәктәбе урнашкан, анда эшче балалары укыган. Совет чорында бинада мәктәп урнашкан, аннары - клуб, 1911 елдан 1915 елга кадәр биредә китапханә булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International