Иван Гущин Зәй халкы җыеннарында катнашты

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Зәй районына эш сәфәре кысаларында комитет рәисе «Завод Техно» ҖЧҖ филиалының хезмәт коллективы белән очрашты. Әлеге территория кураторы буларак, Иван Гущин милли проектлар, төбәк һәм федераль программалар кысаларында Татарстанда ирешелгән конкрет нәтиҗәләр турында сөйләде.

«Татарстан кайбер күрсәткечләр буенча алда бара. Без тулаем төбәк продукт буенча иң яхшы төбәкләр унлыгында. 2023 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 4 трлн сумнан артык тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе, башкарылган төзелеш эшләре күләме һәм торак тапшыру, авыл хуҗалыгы продукциясе, ваклап сату әйләнеше, төп капиталга инвестицияләр буенча...”, - дип билгеләде Иван Гущин.

Очрашу барышында Комитет рәисе төзелеш материаллары җитештерүчеләргә Татарстан территориясендә сервисларны һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә татарстанлыларның 97 проценты Интернеттан файдалану мөмкинлегенә ия, бу ил буенча күрсәткечтән 24 процентка артык. Моннан тыш, Татарстан спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча лидер булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International