Иван Гущин 1552 елда Казанны алганда һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлдә эшләр башлануы турында хәбәр итте

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Чистайда узган коллегия утырышында Казансу елгасы буенда төзелгән иң борынгы хәрби мемориал һәм чиркәү-һәйкәлне реставрацияләү турында билгеле булды. Татарстан Республикасы Раиса Р.Н.Миңнеханов һәм Казан һәм Татарстан Митрополиты Кириллның уртак тырышлыгы белән истәлекле урыннарны торгызу проекты федераль дәрәҗәдә 150 млн сум күләмендә финанс ярдәме алды.

Һәйкәлне торгызу быел ук башланачак.

«Проект катлаулы, комплекслы. Реставрациядән тыш, яр буен ныгыту, һәйкәлне гидроизоляцияләү, аның территориясен төзекләндерү каралган», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Иван Гущин.

Реставрациянең гомуми бәясе проект нигезендә 300 млн сумнан артык.

 

Проект буенча реставрациянең гомуми бәясе 300 млн сумнан артык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International